Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә туйлар вакыты

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Туй үткәрү өчен җәй бик күңелле вакыт! Күп кенә парлар гаилә кору өчен тикмәгә генә шушы сезонны көтмиләр. Җәйге июль ае гасырлар буена туй тантаналары үткәрү өчен традицион ай булган. Славян традицияләре буенча, июльдә парлашкан яшьләр мәңгегә бер-берсенеке булып калган, алар арасында һәрвакыт гармония, тигезлек һәм үзара аңлашу булган ныклы союз төзелә дип саналган. Елның башка айлары белән чагыштырганда, Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә яшь парлар саны арткан.

2020 елның 25 июлендә Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 10 пар өйләнеште. Ә ай башыннан 48 пар “никах чыбыгы” белән бәйләнгән. Без яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз, матур һава һәм кояшлы кәеф бәхетле уртак юлның башлангычы булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International