Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә бушлай хокукый консультация

2020 елның 25 июле, шимбә

2020 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә бушлай юридик ярдәм көне үткәрелде.

Бу көнне граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу һәм чит илләрдән шәхси документларны сорату мәсьәләләре буенча бушлай хокукый консультация үткәрелде. Шулай ук ГХАТ бүлегенең электрон почтасына килгән гражданнар мөрәҗәгатьләре дә каралды. Халыкны ГХАТ бүлеге җитәкчесе һәм бүлек белгечләре кабул итте.

Түләүсез юридик консультация телефон аша һәм барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәп алдан язылу буенча да күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International