2020 елның 25 июлендә Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә Вера һәм Руслан Миграновлар гаиләсендә җиденче бала тууы теркәлде. Кызны Лилиана дигән матур исем белән атадылар. Борынгы грек теленнән тәрҗемәдә ул "чәчәк атучы" мәгънәсенә ия. Бәхетле әти-әниләр инде өч малай һәм өч кыз тәрбияли.
Туу турындагы таныклыкны тапшыру тантанасы Бөгелмә бала тудыру йортында узды, анда әниләрен һәм кечкенә баланы каршы алырга Миграновларның зур һәм тату гаиләсе дә килгән иде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әнине кызлары тууы белән котладылар, нәнигә сәламәт һәм бәхетле булып үсүен теләделәр.