Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгы уңаеннан Актаныш районы ЗАГС бүлеге 2020 елның 100 нче баласын теркәу тантанасы уткәрде. Бәхетле әти- Давлетов Илнар Изаил улы хәм әнисе- Давлетова Чулпан Айрат кызы кызларына Ильвина исеме куштылар. Актаныш муниципаль районы Башлыгы Э.Н.Фаттахов яшь парны 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын, туу таныклыгын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды.