ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2024 ел
шимбә

14 сентябрьдә Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсендә киләсе яшьләр өчен никахка әзерлек инструктажы үтте. Тантаналар бүлегенең җитәкчесе Ләйсән Низамова ГХАТ тәртипләре турында сөйләде, никахны теркәүнең ничек узачагын аңлатты, бу мөһим көннең идеаль үтүе өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 13 октябренә кадәр «Гаилә архивын тапшыр» конкурсында катнашу өчен документлар һәм фотосурәтләр тапшырырга мөмкин.

Конкурста гражданнар – гаилә архивлары хуҗалары (фотосурәтләр, хатлар, рәхмәт хатлары, дипломнар һәм башка документлар) катнаша ала.


13
сентябрь, 2024 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 10 пар өчен никахлашу теркәлде.

Атмосфера бәхет һәм шатлык белән тулган иде. Яшь парларны уртак юллары башлану белән котлыйбыз! Һәр көн мәхәббәт, үзара аңлашу һәм якты мизгелләр белән тулы булсын!


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә-ул безнең таянычыбыз, ярдәм итү һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз. 12 сентябрь көнне ГХАТ бүлегенә Зәй шәһәренең “Якты коңгыз” баларар бакчасының тәрбияләнүчеләр чакырылды.

2024 елның 12 сентябрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда «бриллиант» юбилярларны, Петр Дмитриевич Мурзиннар гаиләсен һәм Нина Дмитриевнаны хөрмәтләделәр! 1964 елның 10 сентябрендә Лениногорск шәһәрендә өйләнешәләр.


11
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Баулы районының Татар Томбарлы авылыннан Бәшәровлар гаиләсе 1964 елның 7 августында никахларын теркәгәннәр һәм күп еллар инде кулга-кул тотынышып яшиләр. Әмир Таһир улы белән Фәния Миняз кызы 1940 елда туганнар һәм 40 елдан артык үзләрен терлекче һөнәренә багышлаганнар. Ир белән хатын икесе дә-хезмәт ветераннары. Үзләренең тыйнаклыгы һәм гадилеге белән аерылып торган аралашучан, яхшы күңелле кешеләр.

Бобовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. 2024 елның 28 августында аларның улы һәм кызы туды. Хәзер Бобовлар гаиләсендә биш бала.


10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

10 сентябрь көнне “Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте”нең беренче курс студентлары Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә булдылар. Гаилә белеме буенча беренче дәрес ГХАТ Идарәсе бинасында, йөрәкләр кушылып, яңа гаиләләр барлыкка килгән урында символик рәвештә узды. Бу дәрес студентлар өчен яңа уку елының башы булды.


9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 9 сентябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәкләр туу теркәлгән. 2024 елда - ул Чистай районында 2 нче игезәкләр.


8
сентябрь, 2024 ел
якшәмбе

Тантаналы шартларда Василий һәм Дарья Прытковалар “Россия йөрәге” бөтенроссия гаилә учагы капсуласын Әлки районыннан яшь Марс һәм Зилә Әһлиуллиннар гаиләсенә тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International