Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 11 сентябрьдә 1 нче пар игезәкләр тууы теркәлде

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бобовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. 2024 елның 28 августында аларның улы һәм кызы туды. Хәзер Бобовлар гаиләсендә биш бала. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котладылар, балаларга беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыклар тапшырдылар һәм гаиләләренә иминлек, муллык, тынычлык һәм уңышлар, шулай ук икеләтә сабырлык һәм аңлашу теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International