Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә «Минем гаилә!» дигән чара узды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Гаилә-ул безнең таянычыбыз, ярдәм итү һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз. 12 сентябрь көнне ГХАТ бүлегенә Зәй шәһәренең “Якты коңгыз” баларар бакчасының тәрбияләнүчеләр чакырылды. ГХАТ бүлеге белгечләре балаларга уен формасында гаиләдә әтиләрнең һәм әниләрнең роле турында сөйләделәр. Балалар гаилә турында бик теләп шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук күргәзмә оештырылды. Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International