Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсын үткәрә

2024 елның 14 сентябре, шимбә

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 13 октябренә кадәр «Гаилә архивын тапшыр» конкурсында катнашу өчен документлар һәм фотосурәтләр тапшырырга мөмкин.

Конкурста гражданнар – гаилә архивлары хуҗалары (фотосурәтләр, хатлар, рәхмәт хатлары, дипломнар һәм башка документлар) катнаша ала.

Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.

Башта документлар электрон рәвештә җибәрелә, төп нөсхәләрне республика этабында 1-3 урыннарны алган катнашучылар гына тапшыра.

Җиңүчеләр акчалата бүләкләр белән бүләкләнәләр:

50 000 сум – I урын өчен

30 000 сум – II урын өчен

20 000 сум – III урын өчен.

Конкурсны уздыру турындагы нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге «ТР Дәүләт архивы» ДБУ рәсми сайтында урнаштырылган (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International