Баулы районында бриллиант туй

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Баулы районының Татар Томбарлы авылыннан Бәшәровлар гаиләсе 1964 елның 7 августында никахларын теркәгәннәр һәм күп еллар инде кулга-кул тотынышып яшиләр. Әмир Таһир улы белән Фәния Миняз кызы 1940 елда туганнар һәм 40 елдан артык үзләрен терлекче һөнәренә багышлаганнар. Ир белән хатын икесе дә-хезмәт ветераннары. Үзләренең тыйнаклыгы һәм гадилеге белән аерылып торган аралашучан, яхшы күңелле кешеләр.

Юбилярлар бергә яшәүләренең 60 еллыгы белән котлаулар кабул иттеләр, дүрт балалары, сигез оныгы һәм 1 оныкчыгы өчен якты үрнәк, ә тирә-юньдәгеләр өчен бәхетле гаилә һәм сүнмәс мәхәббәт үрнәге булып калырга теләделәр. Юбилярлар авыл җирлеге башлыгыннан котлаулар кабул иттеләр. Бәшәровларның гаилә тормышының озак яшәү серләре гади һәм һәркемгә аңлаешлы: үзара аңлашу, ярдәмчеллек, ихтирамлы мөнәсәбәт һәм кичерә белү. Алар тормышны яраталар, һәр яңа көнгә сөенәләр. Алтмыш ел буена гаилә учагын саклыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International