31 нче июль көнне Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 100 никах теркәлде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина, Когтев Виктор һәм Газизуллина Гүзәлне җылы сүзләр белән котлады. Бары мәхәббәт кенә ике гомер, ике язмыш, ике йөрәкне берләштерә. Виктор Константинович һәм Гүзәл Марсильевнаны гаилә корулары белән котлыйбыз. Мәхәббәтегезне саклагыз, аны еллар аша алып барыгыз һәм бәхетле булыгыз!
2021 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Михаил Яков улы белән Валентина Иван кызының “Алтын” туй тантанасы узды. Нәкъ 50 ел элек, 1971 нче елда 30 нчы июль көнне Куйбышев шәһәренең Киров ГХАТ бүлегендә Радаевлар гаиләсе үзләренең никахын рәсми рәвештә теркәгән.
Озак еллар бәхетле, тату гомер кичергән парлар һәрчак хөрмәт һәм соклану уята.
29 июль көнне «Казан» гаилә Үзәгендә «бриллиант» һәм «алтын» юбилярларга багышланган тантаналы чара узды. 50 һәм 60 ел бергә яшәгән бәхетле юбилярлар Мендельсон маршы астында тантана залына уздылар.
Яңа туган сабыйга исем сайлау җиңел эш түгел. Кешенең исеме аның язмышына тәэсир итә.
Әгәр элек Елена, Ольга, Сергей, Алексей, Наталья һәм башка күп кенә гадәти исемнәр модада булса, хәзер ата-аналар үз балаларын гадәти булмаган исемнәр кушарга тырышалар.
27.07.2021 ел администрациядә традицион планеркада район башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларга бүләкләр тапшырды.
Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә нәтиҗәле ярдәм күрсәткәне өчен, ведомствоның Мактау грамотасы белән Чистай районы башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Динара Наил кызы Җәләлова бүләкләнде.
26 июльдә Тәтеш шәһәрендә яшәүче Әнисә һәм Марат Әхмәтҗановлар гаиләсендә өченче бала булып Айзат туды. Әлеге гаиләнең олырак балалары энеләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнгәннәр.
2021 елның 24 июлендә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 2 игезәк бала теркәлде, алар «үзенчәлекле» игезәкләр булып чыкты. 6 минут аерма белән Әмир исемле малай һәм Аяна исемле кыз дөньяга килде. Көтеп алынган сабыйның дөньяга килүе бөтен гаилә өчен зур бәхет. Әгәр берьюлы ике бала туа икән, бу – икеләтә бәхет.
2021 елның 24 июль аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре 1200-нче сабыйның тууы теркәлде.
2021 елның 18 июль аенда Магсумов Раил Хәсән улы һәм Рузилә Фәндәс кызы гаиләсендэ кыз бала доньяга килэ, балага Раяна исеме кушалар.
Гадәттәгечә, һәр шимбә көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультацияләр үткәрелә.
Нәкъ менә ис буенча икенче яртысын табарга була дигән фикер бар.