2021 елның 10 август аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1300 бала туу турында акт теркәлде.
9 август көнне Гилязов Асфер Фәрид улы һәм Эльвира Валерий кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Айлина исеме кушылды. Айлин туу белән Гилязовлар гаиләсе күп балалы булды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!