Кеше туу-табигатьнең иң серле һәм матур табышмакларының берсе. Бала туа – дөнья яңадан саф сулыш белән тула. Ә бала тугач, гаилә дәүләт ярдәменә хокуклы - бу ана капиталы алу.
2021 елның 11 августында Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Ирина Алексеевна Сагидуллина һәм Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Рафаил улы Фәттахов тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатларын тапшырдылар.
Бәйрәм чарасында мөхтәрәм кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы буенча идарәченең беренче урынбасары Сергей Евгеньевич Шашуров һәм Бурятия Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе Климентий Вячеславович Шомоев катнашты.