10 август-Яр Чаллы шәһәре көне

2021 елның 10 августы, сишәмбе

2021 елның 10 августында, Шәһәр көнендә, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараеның тантаналы шартларында шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев 33 яшь гражданына паспорт тапшырды.

Бүген паспорт алган Татьяна Клименко җавап сүзе белән чыгыш ясады. Бәйрәм чарасын шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның «XXI гасыр» вокал студиясе ачып җибәрде.

Автоградны яшьләр шәһәре дип атыйлар. Ә яшьләр кайда - анда башка энергетика, башка тормыш ритмнары. Балалар, сез-безнең горурлыгыбыз, өметебез, безнең киләчәгебез. Исегездә тотыгыз, сез шәһәрне һәм «КАМАЗ»ны төзегән хезмәтчәннәребезнең рухы һәм энтузиазмы белән сугарылган искиткеч Яр Чаллы шәһәрендә тудыгыз.

Бәйрәм «16 регион» төркеме чыгышы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International