Туй көненә 40 ел – ир белән хатын тормышында мөһим ел. Бу еллар эчендә мөнәсәбәтләр максималь ныклы була. Алар инде бер-берсеннән башка тормышны күз алдына да китерә алмый. Пар үзенең якты хисләрен күп кенә тормыш ситуацияләре аша күтәреп, тату, бәхетле гаилә төзи алды.
2021 елның 13 августында безнең никахлашу сараена нәкъ менә шундый гаилә килде. Нургалиевлар гаиләсе бүген рубин туйларын билгеләп үтә. Ирле-хатынлы кулга кул тотынып берничә дистә ел гомер буена бергә баралар, тирә-юньдәге кешеләрне үрнәк итеп алып яшиләр.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Альберт Давзятович һәм Надия Мирзаһитовнага озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр. Мактаулы акт һәм истәлекле китап тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.