Чуваш милли трацицион туе бик күп символлар һәм йолаларга нигезләнә. Нурлаттан яшь пар, Михаил белән Кристина, үз бәйрәмнәрендә аның форматын һәм милли рухын кайтарырга булды, чөнки туй - һәр кешенең тормышында дулкынландыргыч һәм гүзәл вакыйга, ә гореф-гадәтләргә нигезләнеп никахны теркәү – ул һәрвакыт гаҗәеп онытылмаслык һәм үзенчәлекле булып истә кала.
2021 елның 13 августында Нурлат муниципаль районы гаилә хәле актларын теркәү бүлеге һәм Халыклар Дуслыгы Йорты белән берлектә, бу матур парның никахын чуваш телендә теркәү тантанасын уздырды. Милли төсмерләр белән сугарылган стильдә никахны теркәү тантанасы ихлас һәм соклангыч булды, чөнки теләсә кайсы мәдәнияттә иң әһәмиятле кыйммәтләрнең берсе булып гаилә санала.
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Кашкаров Владимир Михаил улы Гавриловларның яшь гаиләсен яңа парлы тормышка аяк басулары белән котлады, бәхет, шатлык, саф мәхәббәт теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.