Туй датасын сайлау – гашыйклар өчен катлаулы бурыч, чөнки күпләр сайлаган көн гаилә иминлегенә йогынты ясаячак, дип ышана. Гадәттәгечә, матур даталарга сорау зур.
Никах теркәү сезоны кызганнан-кыза бара, димәк, кызыксынган кияү һәм кәләшләр арта бара. Бу бик әйбәт, без барлык булачак ир белән хатын кебек үк, Никахлашу сараенда һәр тантананың яхшы үтүен телибез.
20.08.2021 Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, чыннан да, һава торышы гына түгел, ә теркәлгән парларның санына килгәндә дә бик кызу көн булды. Бу көнне барлыгы 14 пар никахларын теркәделәр. Яңа өйләнешүчеләргә барлык башлангычларында да иминлек, бәхетле озын гомер, һәр көн бары тик бәхет һәм шатлык кына китерсен дип телибез.
Менә инде сигез ел дәвамында ГХАТ идарәсе мәгариф идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә "Гаилә белеме" электрон курсы һәм "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты буенча дәресләр оештыра. Шәһәр мәктәпләре укучылары атна саен килештерелгән график буенча Никахлашу Сараена киләләр.
Йөклелек – хатын-кыз тормышында иң яхшы чорларның берсе. Файдалы мәгълүматны булачак әниләр өчен «Сонатал» программасы буенча имин бала табуга әзерлек мәктәбендә алырга мөмкин.
Бүген, 2021 елның 19 августында, ГХАТ бүлеге белгечләре шәһәр көне алдыннан өмә оештырдылар. Борынгы өлеше федераль дәрәҗәдәге тарихи җирлек статусына ия булган Чистай шәһәре быел 240 еллыгын билгеләп үтәчәк.
19 август көнне 6 гаилә «Казан» гаилә Үзәгенең «алтын» залы бусагасын атлап керде. Юбилярлар хатирәләргә чумдылар, танышу тарихы белән уртаклаштылар, никахлашу тантанасын искә төшерделәр, мавыгулары турында сөйләделәр.
Ел саен 19 августта Алма Спасы билгеләп үтелә – ул уңыш җыю, җәй тәмамлану һәм көз башлану халык бәйрәме.
2021 елның 18 августында Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге Хәйровлар гаиләсе өчен үзенең кунакчыл ишекләрен ачты. ГХАТ бүлеге үзенә кунакка «Зөбәрҗәт» юбилеен туганнары һәм якыннары белән билгеләп үтүче Ядыкәр Зыя улы белән Разия Гомәр кызы гаиләсен чакырды.
2021 елның 18 августында Башкарма комитетның ГХАТ бүлегендә 2 пар никахларын теркәделәр. Алар арасында 2021 елның 300нче юбилей пары да бар иде.