Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе территориясендә "Минем яшьлек урамым" дип исемләнгән бәйрәм узды

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

30 август көнне, ГХАТ каршындагы мәйданда күптән көтелгән "Минем яшьлек урамым" бәйрәме узды. Ул Татарстан Республикасы көненә һәм Түбән Кама шәһәре юбилеена багышланган "Кечкенә бөртектән" чаралары циклында кульминацион булып тора.

Бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнгән иде.

Шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшин ветераннарга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чөнки шәһәр әлеге кешеләр ярдәмендә барлыкка килде, ә бүген ул элеккегечә яхшы һәм үсә, әмма инде аларның балалары һәм оныклары тырышлыгы белән.

ГХАТ идарәсе белгечләре Яшьлек урамында яшәүче Нурыевлар гаиләсендә яңа туган сабыйга тантаналы рәвештә исем кушу чарасы үткәрделәр.

Шулай ук бәйрәм атмосферасына "Нардуган" җыр һәм бию ансамбле артистларының дәртле музыка авазлары, биюләре дә керде.

Бәйрәм программасыннан тыш, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ мәйданында төрле тематик зоналар оештырылды. Бәйрәм кунаклары эксклюзив велосипедлар һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы – Яшьлек урамында яшәүче Яруллин Мәлик Вагыйз улы иҗаты күргәзмәсен карый алды. Ул вакытларда кебек туйга  бизәлгән Волга ретро автомобиле янында фотога төште.  "Гаилә сакчысы" һәм "Могҗизалы мәктәп еллары" мастер-классларында катнашты. Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Безнең яшьлек уеннары" оештырылды. Моннан тыш, бәйрәм кунаклары өчен "Яшьлек шәһәре" фотокүргәзмәсе дә әзерләнгән иде, анда 60-80 еллар музей экспонатлары да бар иде. Ә әдәбият сөючеләр өчен "Минем шәһәрем – минем язмышым" дигән китап күргәзмәсе куелды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International