Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы « Минем Яшьлек урамым » бәйрәмендә сабыйга исем куштылар

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Нурыевлар гаиләсендә яңа туган кызга исем кушу тантанасы "Минем яшьлек урамым" бәйрәменең чын бизәге булды. Азиза – шәһәребезнең беренче урамнарының иң яшь кешесе. 

Бәйрәмнең күп санлы кунаклары барында сабый тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданы итеп игълан ителде. ГХАТ идарәсе белгечләре Делүс Инил улы һәм Филүзә Нәфис кызына сабыйлары туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Яшь әти-әнигә ныклы сәламәтлек һәм кызларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

Яшьлек урамы – шәһәребезнең беренче урамнарының берсе, ә Азизә Нурыевларның тату һәм яраткан гаиләсендә беренче бала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International