30 август көнне Бөгелмә РҮХнең бала тудыру йортында, Республика көне һәм Бөгелмә шәһәре көне алдыннан, Регина һәм Марат Гайнетдиновлар гаиләсендә туган сабыйны тантаналы рәвештә өенә озату булды.
Кечкенә Амалия – гаиләдә өченче бала. Кече кызлары туу белән гаилә күп балалы статусына ия булды. Әлеге истәлекле вакыйга белән гаиләне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова җылы котлады. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, Бөгелмә муниципаль районы Башлыгы Линар Закировның Котлау хатын, чәчәкләр һәм Бөгелмә шәһәренең юбилей медален тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хатын, Беренче хокук билгеләүче документны әти-әнигә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко тапшырды.
Гаиләгә зур бәхет, мәхәббәт һәм иминлек теләделәр.