Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды

2021 елның 28 августы, шимбә

Никах теркәү тантанасын ничек идеаль итәргә? Бу сорауга үз туй алдыннан гашыйкларның барысы да диярлек җавап эзли. Чөнки һәр пар туйның иң яхшысы булуын тели.

         Туйда шатлык, мәхәббәт, күңел җылысы хөкем сөрсә, барлык катнашучыларга да уңай эмоцияләр биреп, мондый тантана идеаль дип аталыр дип ышанабыз. Һәм, һичшиксез, идеаль булу өчен зур бәйрәм оештырырга кирәкми, аны яшьләр икесе өчен яки бик тар якын туганнар даирәсендә үткәрү дә бик җитә.

         Ә үзләрен уңайлы, тыныч һәм иркен хис итсен өчен без барлык яшь парларга Түбән Кама никахлашу Сараенда атна саен уза торган туй алды консультациясендә катнашырга тәкъдим итәбез. Тантаналар бүлеге белгечләре булачак парларның барлык кызыксындырган сорауларына да җавап бирәчәкләр, бер парны да игътибарсыз калдырмаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International