27 август көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә ике пар - Илнур һәм Екатерина Курбановлар һәм Адел һәм Ксения Әхтәмовлар үзләренең никахларын теркәделәр. Әлеге датаны - 27 август көнне - Татарстан Республикасы көне яшь парлар үз гаиләләрен булдыру өчен аңлы рәвештә сайладылар, алар фикеренчә, безнең Республика - ул безнең гаилә. Ә гаилә-кешенең иң кадерлесе. Коллегабыз Ксения Обидинаны никахлашу көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Бәхет сезгә яшьләр!