ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2021 ел
шимбә

Биектау районының Семиозерка авылында яшәүче Җиһаншиннар Нурхамад абый һәм Рауза апа 55 еллык гаилә бәйрәмен билгеләп үтәләр. Гаилә башлыгына-85, Рауза апага 84 яшь тула. Тату гаиләнең сере нидә, дигән сорауга Рауза ханым: «Бер-береңә хөрмәт белән!».

2021 елның 30 октябрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 1000 пар үзенең гаилә берлеген теркәде. ГХАТ Идарәсе белгечләре Тимергалеев Рифат Исмәгыйль улын һәм Ләйсән Ильяс кызын никахлашу көне белән котладылар.

Туй – ул гаять зур вакыйга, аның турында хатирәләр безнең хәтердә гомер буе саклана. Бу могҗизалы көннең һәр мизгелен ничек кулдан ычкындырмаска һәм истә калдырырга? Һәм, әлбәттә инде, никахлашу тантанасын артык ыгы-зыгысыз ничек үткәрергә? – дигән сораулар туа.


29
октябрь, 2021 ел
җомга

2021 елның 29 октябрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1800 бала туу турында акт теркәлде.

 

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, «Демография» милли проекты кысаларында, күп балалы Лукашевич гаиләсен кызы Анна туу белән котладылар.

2021 елның 28 октябрендә, Халыклар бердәмлеге көне, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге көнендә, Чистай Никахлашу сараенда Таҗик милли мәдәнияты элементлары белән Сәетов Шөхрәтулла улы һәм Фирдүси Хәкимахонның никахлашу тантанасы узды.

Һәр хоккей командасының үз талисманы бар, ул уңыш китерә һәм спорт коллективын җиңүгә рухландыра. Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасының шундый символы ул – Бүре. Шәһәр халкының яраткан персонажы күптән түгел генә үзенең сөйгән ярын очраткан. Аларның нык берлеге командага тагын да бердәм булырга һәм хоккей сөючеләрне үз уңышлары белән сөендерүне дәвам итәргә ярдәм итә.


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 28 октябрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган 8 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме " дәресе узды.

Агымдагы елның җәйге сезоны Бөгелмә районына 196 яңа гаилә бүләк итте. Теркәлгән никахларның 130ы – милләтара. 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, никахлар саны 35кә арткан.

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International