2021 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә чираттагы игезәк балалар тууы теркәлде. Икеләтә шатлык! Икеләтә бәхет! Суфия һәм Алисә, бәхетле Илшат Әкъдәс улы һәм Елена Александр кызы Галләмовлар гаиләсендә беренче балалар.
Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әтине игезәкләр туу белән котлап сабыйларның беренче документларын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткасын тапшырдылар.