Мәктәпкәчә белем бирү Идарәсе белән уртак проект кысаларында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре «Гаилә белеме» дигән махсус спецкурсны тормышка ашыру буенча 15нче «Чулпан» балалар бакчасында булдылар.
«Нәни балаларга – зур хокуклар» дәресенең темасы, ел саен 20нче ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья балалар көненә багышланган иде. Бу бәйрәм балачакның һәм балаларның безнең өчен ни дәрәҗәдә кыйммәт булуы турында искә төшерүгә юнәлдерелгән.
Дәрес балаларда бик күп уңай эмоцияләр калдырды. Тематик рәсемнәр ярдәмендә сабыйлар һәр баланың нинди хокуклары барлыгын билгели алдылар. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, уен формасында үз мәхәббәтен, җылысын һәм назын песи баласына бүләк иттеләр. Чара ахырында балалар бүләккә үсеш өчен ярдәм итүче уеннар алдылар.