Әлмәт шәһәрендә 1900 бала туган

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

2021 елның 16 ноябрендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре тарафыннан 1900 бала туу турында акт теркәлде.

9 ноябрь көнне Низамутдинов Ришат Ринат улы һәм Луиза Сергей кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Эмилия исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әти-әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык тапшырдылар.

Низамутдиновлар гаиләсен кызлары туу белән котлыйбыз! Кечкенә генә кызыгыз сәламәт, бәхетле булып үссен! Ә сезгә кечкенә могҗизаны тәрбияләүдә көч, сабырлык, муллык, күңелле мәшәкатьләр, шатлык һәм бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International