Бөтендөнья балалар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен «Түбән Кама балалар йорты»нда булды һәм тәрбияләнүчеләре өчен мавыктыргыч «Хокук яклау Квизы» үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты – укучыларның хокукый тәрбиялелек дәрәҗәсен күтәрү. Презентация, ИКТ куллану дәресне җанландырырга, аны тагын да кызыклырак итәргә, материалны тирәнрәк үзләштерергә мөмкинлек бирде. Дәрес барышында “Бала хокуклары конвенциясендә” язылган балаларның хокуклары турында сөйләнде, балалар эләгә торган тормыштагы хәлләре турында фикер алынды. Уен формасында теге яки бу әкияттә нинди хокуклар бозылган дигән сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук аларга берничә тормыш ситуациясе тәкъдим ителде, аларда балалар геройларның үз-үзләрен тотышына бәя бирергә тиеш иделәр. Алар кем хокукларын боза? һ. б. Дәрес ахырында балаларга татлы бүләкләр тапшырылды. Балалар ГХАТ Идарәсе белгечләрен шулай ук игътибарсыз калдырмады. Виктория Шарапова балалар йортында тәрбияләнүче Түбән Кама Никахлашу Сараена якты, истә калырлык аппликация бүләк итте.
Бәйрәм алдыннан Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районының яшь вәкилләренә тормыш иң яхшы бүләкләр бүләк итсен, ә балаларның йөзләрендә һәрвакыт елмаю балкысын дип телисе килә. Аларага зур шатлыклар, күңелнең балачактагы кебек кайгыртучан һәм әйләнә-тирә дөньяга игелекле булуларын телибез.