Хәзерге җәмгыятьтә гаилә-янәшә яшәүче туганнар гына түгел. Алар-уртак кызыксынулары, мавыгулары, гаилә традицияләре булган якын кешеләр. Түбән Кама медицина көллиятенең беренче курс студентлары өчен «Гаилә белеме» электрон курсы буенча үткәрелгән дәрестә сүз нәкъ менә шул хакта барды.
2022 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 77нче пар теркәлде. Андрей һәм Полина матур номерлы таныклыкка ия булдылар. ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларга озын, бәхетле гаилә тормышы, иминлек, теләкләренең тормышка ашуын теләделәр.
9 апрельдә Казан шәһәре ГХАТ идарәсе тарафыннан «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «бриллиант» һәм «алтын» парларны хөрмәтләү тантанасы узды.
2022 елның 9 апрелендә ГХАТ идарәсе коллективы «Китаплар – Донбасска» дигән акциясендә катнашты. Әкиятләр, комикслар, фантастика, классик әсәрләр һәм хәтта дәреслекләр – һәркемнең уртаклашырлык китабы табылды.
2022 елның 8 апрель көнендә Саба районында "Без тарихта эзлебез" республика конкурсының зона этабы узды. Бәйгедә Балтач данын Бөрбаш авылы имамы, Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гаиләсе яклады. Ул жюри хөкеменә 33 буынны гәүдәләндергән үзенең гаилә шәҗәрәсен тәкъдим итте. Фазлыевлар сәхнәдә район мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә чыгыш ясап 2 урынга лаек булдылар.
Цифрлаштыру буенча район башлыгы Энгель Нәвапович Фәттахов тарафыннан оештырылган һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион Университет белгечләре ярдәмендә гамәлгә ашырылган укуларда катнашкан Башкарма комитетның бүлек җитәкчеләренә һәм район мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә 07 апрель көнендә "Дәүләт һәм муниципаль идарәдә цифрлы трансформация" программасы буенча квалификация арттыру турында таныклык тапшырылды.
Дөньяга бала аваз салу белән гаиләгә һәм өйгә үзенә күрә бер җылылык, мәхәббәт, шатлык өстәлә. Ә инде гаиләдә балалар күбрәк булган саен, аның шатлыгы да күбрәк була.
✅ Туу турында таныклыкны ничек алырга?
✅ Бала туу уңаеннан кулланма түләү ничек бара?
✅Бала тудыру йортында тууны теркәү өчен нинди документлар кирәк?
Яз - табигатьнең җанлану, ягымлы кояш җылыту, ботакларда шатлык өстәүче кошлар сайрау, тирә-юнь яшеллеккә күмелү һәм чәчәк ату чоры гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. Традиция буенча, 8 апрель көнне, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тирә-юньне кардан һәм кышкы чүп-чардан чистартуга чыктылар.
Агымдагы елның беренче өч аенда Бөгелмә районында 192 сабый туды. Малайлар кызлар белән чагыштырганда 9га күбрәк туган. Беренче бала– 74 гаиләдә, икенче бала – 67 гаиләдә туган, 39 гаилә күп балалы гаилә статусына ия булган, ә 12 гаиләдә бишенче һәм алтынчы бала туган.