Бүген, 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Чистай шәһәренең Скарятин паркында берьюлы берничә номинация буенча Татарстанда узган «Балалар илне сүрәтли» дигән традицион 16-нчы рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, гадәттәгечә, 19 нчы гасырдагы борынгы, матур йорт территориясендә яраннар утырталар. Бу ел да искәрмә түгел.
2022 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 775 яңа туган бала теркәлде 8 игезәкләр.
Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!
2022 елның май аенда Әлмәт шәһәрендә 160 бала дөньяга килде. Алар арасында 77 малай һәм 83 кыз.
2022 елның 31 май көнне балалар яклау көне уңаеннан Балтач ГХАТ бүлеге һәм Ак калфак оешмасы инициативасы белән районның сәламәтлеге чикләнгән балалары өчен бәйрәм чарасы оештырды. Театральләшкән сабантуй һәр баланың һәм әти-әниләренең күңеленә хуш килде. Бәйрәм ахырында һәр балага бүләк тапшырылып, пичтә пешкән коймак белән чәйләр эчтеләр.
2022 елның 31 май аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, сигезенче пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Биш дистә ел бергә яшәү-ул чын язмыш бүләге, аны лаеклы итәргә кирәк. Мондый бүләкне тормыштан бары тик бергә-бергә кайгырып, шатлык-куанычлар, барлык очышлар һәм төшү кичергән ирле-хатынлы гына алырга мөмкин. Тормышта бер-берсен чын-чынлап яраткан кешеләр җиңә алмаган каршылыклар юк. Шуңа күрә алтын туй юбилеен нык мәхәббәт белән бәйле парлар билгеләп үтә.
Әлмәт муниципаль районында гаилә традицияләрен ныгыту һәм 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү буенча чаралар уза.
28 май көнне Бөгелмә ГХАТ бүлегендә 300нче сабый тууы теркәлде – Дмитрий исемле малай дөньяга килде, ул Бөгелмә бала тудыру йортында 2022 елның 26 маенда туган. Уллары туу белән Зинаида һәм Сергей Колесниковлар гаиләсе күп балалы гаилә статусына ия булды.
Туй көне – иң көтеп алынган һәм иң дулкынландыргыч көн. Ул шома үтсен өчен Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре һәр шимбә булачак парлар өчен инструктаж үткәрәләр.
Чираттагы очрашу 28нче май көнне узды. Булачак парларны никахларын дәүләт теркәү тәртибе белән таныштырдылар, алар өчен тантананың репетициясен уздырдылар һәм туган сорауларына җавап бирделәр.