ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2022 ел
шимбә

2022 елның 24 сентябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 300 нче парны тантаналы рәвештә теркәү үткәрелде. Яшь Айдар һәм Олеся Галимовлар өчен бу күңелле сюрприз булды!


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Маниннар гаиләсен бишенче балалары туу белән котладылар.

22.09.2022 - «матур» датада Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 3 пар гаилә корды.

2022 нче елның 23нче сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закированың «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән чираттагы очрашуы узды.

Бала туу хөрмәтенә агач утырту традициясе төрле шәһәрләрдә һәм төрле илләрдә бар. 2021 елда аңа Түбән Кама да кушылды - былтыр беренче тапкыр "Бала туган - агач утырт" акциясе узды. "Гаилә" паркында 150 гаилә яңа туган балалары хөрмәтенә чыршы аллеясы утырттылар.


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенә 2022 елның сентябрь башыннан бирле 80 бәхетле пар теркәлгән. Алар көзге чорны юкка гына сайламый, чөнки тирә-юньдәге табигать якты яңа төсләр белән уйнады.

Бу көзнең беренче “матур датасы” - 22.09.22. Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 18 пар никахларын рәсмиләштерде.

22.09.22 көнне “матур дата” Түбән Кама шәһәренең туган көненә туры килде.

ГХАТ хезмәткәрләре кешеләр белән тормышның иң шатлыклы мизгелләрен уртаклашалар. Алар никахлашу, бала туу, туй юбилее тантаналары һәркемнең йөрәгендә назлы һәм җылы истәлек булып уелып калсын өчен тырышалар.

2022 елның 20 сентябрендә Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге "2022 елда гражданлык статусы актларын дәүләт теркәү тантанасының иң яхшы алып баручысы" һөнәри осталык конкурсында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International