Апаста өлкән буын цифрлы дөнья буенча белемнәрен ныгыта

2022 елның 1 октябре, шимбә

1нче октябрьдә районның ЗАГС бүлеге, пенсия фонды, пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе һәм ветераннар Советы өлкәннәр өчен компьютер нигезләрен өйрәнү буенча дәрес үткәрде.

Әлеге чара 2022 ел - Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан узды. Өлкәннәр түгәрәк өстәл артына утырып замана технологияләрен төшенде. Өлкәннәр күп кенә мәгълүмат алдылар, финанс карарларын кабул итәргә өйрәнделәр. Электрон түләүләр, ЗАГС, табибка, пенсия фондына һәм башка хезмәтләргә чиратка басу хакында кызыксындылар.

Чарага төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан райондашлар җыелды. Дәрестә күңелсезләнеп утыручылар юк иде. Чөнки күпләр яңалыклар ишетте, гаджетларны өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International