Теләче районында Халыкара өлкәннәр көне

2022 елның 1 октябре, шимбә

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә.

Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде.

Бу бәйрәм өлкән буынга ихтирам күрсәтү генә түгел, ә тырыш хезмәтләре, кешелекле булулары, зирәклекләре өчен олы хөрмәтебезне белдерергә уңай мөмкинлек. 

1 октябрь көнне Теләче районы гражданлык актларын теркәү секторы җитәкчесе, өлкәннәр көне уңаеннан, күп еллар шушы өлкәдә эшләгән Тимерханова Рәвия Ситдыйк кызын бәйрәм белән котлады. Очрашу барышында төрле истәлекле хатирәләр яңартылды. Әлегедәй чаралар яшь буынга тәрбия, әхлакъ, белем өстәү булып та тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International