Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре сентябрь аена нәтиҗәләр ясады

2022 елның 2 октябре, якшәмбе

Көзнең беренче ае районга 9 нарасый бүләк иткән. Туган балаларның  бишесе кыз бала, дүртесе – малай. Исемнәргә килгәндә исә, алар үзләренең матурлыгы, төрлелеге белән һәрчак сөендереп, гаҗәпләндереп торалар. Елның тугызынчы ае районыбыз өчен  Кирилл, Эмиль, Георгий, Искәндәр, Ильяс, Аделина, Ралинә, Арина кебек исемнәр белән истә калачак. 

Иң яшь әниебезгә – 21 яшь тулган, ә иң яшь әтиебезгә – 24.  Иң өлкән әнигә һәм әтигә – 38-шәр яшь.

Шулай ук бу айда 19 пар дәүләт каршында законлы рәвештә гаиләләрен теркәделәр. Иң яшь кәләшкә 20, кияүгә – 22. Иң өлкән килен 49 яшен тутырган, иң өлкән кияү – 47 яшен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International