Баулы район ГХАТ бүлегендә сентябрь аенда 21 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 10 сы малайлар,11 кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 5 – икенче, 7 – өченче, 4 – дүртенче, 1 – алтынчы булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур исемләр кушалар. Мәсәлән, сентябрь аенда Әмир, Инсаф, Матвей, Макар, Радмир, Родион, Сәид, Салават, Тамирлан, Эмиль, Азалия, Арина, Айлин, Александра, Әминә, Диләрә, Камилла, Мирослава, Мия, Ралина, Сафия дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага 16, ә иң яшь әтигә – 23 яшь, иң өлкән анага 41 һәм иң өлкән әтигә 46 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 24 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 20 яшь һәм иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 58, кәләшкә – 43 яшь.