Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда булачак яшь парлар өчен уздырылучы консультация кысаларында психолог белән очрашулар яңадан башланды.
1 октябрь көнне туй алдыннан уздырылучы инструктаж вакытында психолог Зиләрә Бережных аудиториясе белән танышты. Үзенең беренче чыгышы өчен Зиләрә Гамир кызы гаилә конфликтлары темасын сайлады. Ул яшьләргә конфликтларның барлыкка килү сәбәпләре һәм аннан чыгу юллары турында сөйләде.