ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Тантана Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында узды. Яшьләрне мөһим вакыйга белән котлады һәм паспортлар тапшырды Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең 12нче «Гвардия» полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча инспекторы Энҗе Сәйфуллина Казан шәһәренең ГХАТ Идарәсе башлыгының беренче урынбасары Елена Студеникина укучыларга теләкләре белән мөрәҗәгать итте һәм барысына да тормыш юлында уңышлар теләде.

2022 елның ун ае нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 486 гражданлык хәле акты теркәлде, шул исәптән – 38 туу, никах теркәү турында – 57, аерылышу турында – 40, ата булу турында – 14, исем үзгәреше турында – 8, үлү турында – 327.

Бүген Сарман авылында яшәүчеләр Камил һәм Рәмзия Хәсәновлар Бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. "Ныклы гаилә" проекты кысаларында юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады һәм муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең «Ныклы гаилә» ФПП координаторы Т.В. Буцкая инициативасы белән Россия гаиләләренең социаль хәлен һәм репреподуктив планнарын бәяләүче сораштыру үткәрелә.


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 1619 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 20се-игезәк һәм 1 өчесе. Яңа туган балаларның гомуми саныннан 787 малай һәм 832 кыз теркәлгән.

Октябрь аенда туй байлык вәгъдә итә, ләкин аларны үз хезмәтең белән эшләп алырга кирәк булачак. Октябрь аенда никахларын бәйләгән яшьләр сөеклеләре генә түгел, ярдәмчеләре дә булачак. Октябрь аендагы туйда яңгыр яки кар фатиха дигәнне аңлата.


30
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

2019 елдан Аксубай муниципаль районының ГХАТ бүлегендә «изге теләкләр хаты» акциясе үткәрелә. Һәрбер кеше үз теләкләрен балага яза ала, аның тууы беренче булып мөрәҗәгать иткәннән соң теркәләчәк.


28
октябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 28 октябрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1600 бала туу турында акт теркәлде. 17 октябрь көнне Абунагимов Роберт Минневали улы һәм Александра Владимир кызы гаиләсендә кыз бала дөньяга килә. Балага Латифа исеме кушылар.

Константин Владимирович һәм Анастасия Федор кызы 1952 елның 6 сентябрендә ТАССРның Казан шәһәренең Ленин район ЗАГС бюросында гаиләләрен теркәделәр. Танышу тарихын сөйләгәндә, Карповлар гаиләсе бер кичәдә таныштылар, дип шаярта.

Урыссу 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова катнашында «Барысы да гаиләдән башлана» дигән темага «Гаилә белеме» курсы буенча дәрестән тыш очрашу үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International