6 ноябрьдә Бөгелмә районы Зеленая Роща авыл җирлегендә яшәүчеләр Владимир Алексеевич һәм Тамара Николаевна Ишковлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Бу пар – Зеленая Рощаның иң борынгы династияләренең берсе һәм авылдашларының зур хөрмәтенә ия.
60 ел тулу хөрмәтенә юбилярларның исемнәре Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләр китабына кертелгән. Бөгелмә районы башлыгы Л.З. Закиров исеменнән юбилярларга Бөгелмә шәһәренең котлау адресы һәм мактау билгесе тапшырылды.