9 ноябрьдә Бөгелмә шәһәре ГХАТында педагоглар – ирле-хатынлы Барабошиннар- Александр Петрович һәм Валентина Петровналарны хөрмәтләделәр. Гаиләнең гомуми педагогик стажы 82 елдан артык. Ир белән хатынның 5 баласы, 8 оныгы, 4 оныкчыгы бар.
Юбилярлар фикеренчә, никахның озын гомерле булу сере – үзара мәхәббәт һәм хөрмәт. Тормышның авыр вакытларында кичерә һәм ярдәм итә, хисләреңне ешрак искә төшерә белү. Шулай ук бердәмлек, уртак мәнфәгатьләр, уртак эшләр.