2022 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Буа муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 162 яңа туган бала теркәлгән, шулардан 76 малай һәм 86 кыз. Яңа туган балалар структурасы буенча 56 бала – беренче, 48е – икенче, 35е – өченче, 19ы – дүртенче һәм аннан да күбрәк балалар. 36 балага карата аталык урнаштырылган.
Никах статистикасы күрсәткечләренә күчеп, шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елның 10 аенда 172 пар никах берлеген имза белән беркеткән. Никах статистикасы аерылышу саннары белән болытлана, аерылышу турында 106 акт теркәлде. Ел башыннан 10 ай эчендә 16 граждан фамилия, исем яки әтисенең исемен үзгәртү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Үлем турында 484 акт төзелде, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 231 ка кимрәк.