Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 14нче лицейның 5нче сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараена «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресенә 14нче лицейның 5нче сыйныф укучылары килде. Алар тигез строй белән коридор буйлап үттеләр һәм үзләренең дисциплиналары белән барсын да гаҗәпләндереп залда үз урыннарын алдылар. Алар активлыкларын, акыллылыкларын һәм кыюлыкларын күрсәтеп барлык биремнәрне дә үтәделәр һәм сорауларга җавап бирделәр, үз сорауларын бирергә дә оялып тормадылар.

Бәхетле гаилә фундаментында нәрсә булырга тиеш дигән сорауга балалар иң дөрес җавап таптылар: алар мәхәббәтне сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International