5 ноябрьдә Бөгелмә шәһәре ГХАТында алтын юбилейлары белән тимер юлчылар – Александр Александрович һәм Татьяна Леонидовна Рассадиннарны хөрмәтләделәр. Ир белән хатын үзләренең данлы тарихлары турында истәлекләрн – тарихи документларны һәм фотосурәтләрне кадерләп саклыйлар. Данлы династиянең хезмәт стажы 200 елдан артык.
«Безнең гаиләне төзегәч, без һәрвакыт бер булдык. 50 ел бергә яшәгәндә без бер – беребезгә хөрмәт белән карадык, гаилә традицияләрен саклап калдык, бер беребезгә һәрчак ярдәм иттек», – дип уртаклашты юбилярлар никах серләре белән.