Россия Федерациясе гражданы паспортын алу – шәхеснең Россия дәүләтенә керүен раслаучы төп документ – югары дәрәҗә һәм бер үк вакытта җаваплылык. Бүген 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Сарман район Советының утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин Россиянең 10 яшь гражданына паспортлар тапшырды.
Чирек гасыр дәвамында Гөлнара һәм Ленар Шагиевлар мәхәббәт, тугрылык һәм татулыкта яшиләр. 12 декабрьдә алар гаилә тормышының көмеш юбилеен билгеләп үттеләр.
Күптән түгел 14 яшен тутырган яшь чистайлылар тантаналы шартларда паспортлар алдылар. Россия гражданинының төп документын аларга никахлашу сараеның тантаналар залында тапшырдылар. Чараны РФ Конституциясе көненә туры китерделәр.
Бүген Түбән Камада 13 яңа бәхетле гаилә туды.
Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында кысаларында ярышлар ун төр буенча оештырылды. Шуларның берсе – җиңел атлетика.
Айбаш авылыннан Гомәр Васил улы һәм Хәлисә Галләм кызы Ситдыйковлар гаиләсе өчен үтеп баручы ел юбилей елы булды. Алар бергә яшәүнең 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшлиләр. Берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнәләр.
Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең кабул итү залында урнашкан саклагыч әрҗәдән акчаларны алды. Җыелган сумма Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды счетына күчерелде.
Бүген Никахлашу сараенда 10 Түбән Камада яшәүче яшь егет һәм кыз үзләренең беренче олы документларын алдылар. Паспортларны тапшыру тантанасы Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде.
Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова «Гаиләчелек» курсы буенча дәресләр алып баручы укытучыларның координацион советы утырышында катнашты.
7 декабрьдә Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә алтын юбилярлар - Ефимовлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды. Вера Ивановна Һәм Евгений Ивановичны алтын туйлары белән Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады, шәһәрнең Мактау билгесен һәм район башлыгының котлау адресын тапшырды.