«Казан» Гаилә үзәгендә Ренат Мәгъсүм улы һәм Лилия Идиятулла кызы Харисовларның «бриллиант» юбилее теркәлде. Ир белән хатын 1963 елның 7 апрелендә Казанның шәһәр ГХАТында өйләнешәләр. Бүген, нәкъ шул ук көнне, балалар, оныклар, якыннар һәм дуслар арасында пар «бриллиант» туйларын үткәрделәр.
Әлки район мәдәният йортында “Эхо веков в истории семьи. Без тарихта эзлебез” Республика конкурсының зона этабы узды. Шәҗәрә фестиваленә 10 муниципаль районнан гаилә вәкилләре җыелды.
Түбән Каманың ГХАТ идарәсендә 6 апрель көнне «Юлдаш» хатын-кызлар клубында катнашучыларның чираттагы очрашуы узды. Бу юлы фикер алышу өчен теманы хатын-кызлар сайлады, бер-берсенә үз язмыш тарихларын сөйләделәр. Клубка нигез салучы – психолог Дания Трухан – әңгәмәне кирәкле якка юнәлтте һәм катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәтте.
2023 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә граждан хәле актларының 114 акты теркәлгән, шул исәптән 8 туу турында, никахлашу турында – 11, никахны өзү турында – 8, уллыкка алу турында – 1, ата булуны билгеләү турында – 3, исемне үзгәртү турында – 1, үлем турында – 82.
5 апрель көнне Масловлар гаиләсендә өченче бала туган. Бәхетле ата-ана улларына Егор исемен кушканнар.
05 апрельдә ЗАГСның Бөгелмә бүлегендә 7 нче гимназиянең өлкән сыйныф укучылары өчен Гаилә белеме дәресе узды. Бөгелмә районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Элла Демченко балаларны демографик статистика белән таныштырды, гаиләнең һәм традицион гаилә кыйммәтләренең хәзерге җәмгыятьтә әһәмияте һәм аларның киләчәк буыннарны тәрбияләүдәге роле турында сөйләде.
Бүген 2023 елның 5 апрелендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф.Р.Бәхтиярова «Ватан нәрсәдән башлана?» лекцияләр циклыннан «Гаилә кыйммәтләре. Әхлак» лекциясе белән Арча муниципаль районы Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады.
Бер дәресне ике укытучы төрле алымнар белән алып барганда «Гаиләчелек» дәресе бик кызыклы уза. Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараена Түбән Кама индустриаль техникумының беренче курс студентлары кунакка килде.
2023 елның 4 апрель аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 6 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга 28 март аенда Миндубаев Ильяс Ибрагим улы һәм Рәмилә Тагир кызы, гаиләсендә булды. Яңа туган сабыйларга Самат һәм Ләйсән, исемнәре кушылды.
Чистай муниципаль районында агымдагы елның 1 кварталында 120 бала тууы теркәлгән, шул исәптән бер пар игезәк. Малайлар – 51, кызлар – 69.