Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда «Юлдаш» хатын-кызлар клубының икенче очрашуы үтте

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың ГХАТ идарәсендә 6 апрель көнне «Юлдаш» хатын-кызлар клубында катнашучыларның чираттагы очрашуы узды. Бу юлы фикер алышу өчен теманы хатын-кызлар сайлады, бер-берсенә үз  язмыш тарихларын сөйләделәр. Клубка нигез салучы – психолог Дания Трухан – әңгәмәне кирәкле якка юнәлтте һәм катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәтте.

Аралашу җанлы һәм файдалы килеп чыкты. Клубта катнашучылар никахлашу сараенан үз көчләренә ышанып киттеләр һәм киләсе очрашуны көтеп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International