ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2023 ел
якшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Гаилә" паркында "Түбән Кама – бәхетле гаиләләр шәһәре" дип аталган гадәти фестивале узды.

Укучыларның җәйге яллары истә калырлык, күңелле үтсен өчен зур тырышлык куела. Саба районының “Сәләт-Саба / Selet-Saba” аланында быел 85 яшүсмер ял итә. “Сәләт” ул – зур гаилә, сәләт - бик күп татар яшьләренә канат, үсеш өчен юнәлеш бирә.

2023 елның 08 июлендә Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Раушан белән Алсу Шаһиевларның язылышу актлары теркәлде. Һәр пар өчен бу истәлекле һәм дулкынландыргыч мизгел, ә Раушан белән Алсу өчен ул икеләтә үзенчәлекле - алар 2023 елда Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 100 нче юбилей пар булып теркәлделәр.

2008 елда, безнең җәмгыятьтә гаҗәеп бер бәйрәм пәйда булды. 8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган.

2023нче ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф -гадәтләр елы. Шул уңайдан, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”ндә ЗАГС бүлегендә тантаналы теркәү чарасы узды.

Гаилә безгә көч бирә. Мәхәббәт безнең йөрәкләребезне җылыта. Тугрылык – ул могҗизаларга ышанырга һәм яраткан, якын кешегә тулысынча ышанырга мәҗбүр итә торган нәрсә. Әгәр дә сезнең мәхәббәт һәм тугрылык белән тулы гаиләгез булса, сез җирдәге иң бәхетле һәм бай кеше.

8 июльдә Скарятин бакчасында Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды.

Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Ольга Петкина һәм Вадим Куенбаев никахларын теркәделәр. Алар ике ел элек, 8 июльдә танышканнар, шуңа күрә никахлашу өчен бу датаны сайлаганнар.

Биектау районының Заказанье паркында Яшьләр көненә багышланган чарада район башлыгы Р.Ф. Хисаметдинов, район кураторы - төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры М.М. Айзатуллин, яшьләр эшләре буенча министр Р.Н. Садыйков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов катнашында Гыйльметдинов гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” истәлекле медаль тапшырылды.

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Татионова, ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина һәм Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Студеникина шәһәрнең 11 гаилә парының 10ына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» мактаулы медальләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International