2023 елның 8 июлендә Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә 40, 50 һәм 60 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән алты гаилә чакырылган иде.
Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль Сахаровка авылыннан Каплиннар гаиләсенә тапшырылды. Сергей Анатольевич һәм Татьяна Алексеевна бергә 40 ел яшиләр. Алар авыл халкы алдында абруй казанган. Район халкына алар ихтирамлылык, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, гаилә нигезләренә тугрылыклары белән билгеле. Бу гаилә өчен үзара хөрмәт һәм кайгырту сүзләр генә түгел, ә чын мәгънәсендә тормыш стиле.
Ирле-хатынлы Морозовларны һәм Гориннарны 60 еллык, ирле-хатынлы Низамовларны, Марусиннарны, Арсентьевларны бергә яшәүләренең 50 еллык юбилее белән котладылар.
Барлык юбилярлар да берничә дистә ел үзара мәхәббәттә һәм бер-берсенә тугрылыкта яшәгәннәр һәм тормыш зирәклеге һәм мөнәсәбәтләрдә гармония үрнәге булып торалар. Ирле-хатынлы парларның исемнәре Алексеевск районы ЗАГС бүлегенең Почет китабына кертелде.
Гаилә кыйммәтләренә тугрылыклары өчен бу күркәм гаиләләрне Алексеевск районы башлыгы урынбасары Галина Белова котлады Барлык юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырылды!
Барлык гаиләләрне бергә яшәү юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, озын гомер, муллык, иминлек һәм җан тынычлыгы телибез!