Түбән Кама шәһәрендә никахны теркәү өчен яңа мәйданчык

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Вакыт үзгәрә, һәм без аның белән бергә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Түбән Каманың яшь парларын ГХАТ идарәсеннән сюрприз көтте. Бәйрәм хөрмәтенә никахны тантаналы рәвештә теркәү "Гаилә"паркында уздырыла.

13 яңа өйләнешкән пар кулга-кул тотынышып, Мендельсон маршы тавышлары астына яшел болын буйлап уздылар. Аларның кунаклары бу гамәлне махсус әзерләнгән урыннарда күзәттеләр. Яшләрнең бәхетле йөзләре яңа идеяны кабул итүе иң яхшы исбатлау булды!

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә гаилә корган барлык парларга озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International