Әгерҗе районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының үзәк паркында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концерт булып үтте. Бәйрәм сәхнәсендә, гадәт буенча, үрнәк гаилә булып яшәүче, балаларга дөрес тәрбия бирүче, район үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүче мактаулы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Илнур һәм Эльвира Фассахутдиновлар һәм Александр, Светлана Панковлар- гаилә тромышының 30 еллыгын билгеләп үтүче парлар.

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгы барлык юбилярларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Рубин юбилярлар Ринат һәм Лариса Капиловлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнделәр. Бүгенге көндә Капиловлар хөрмәтле әти-әни, үзләренең балаларының һәм тугыз оныкның уңышларына сөенеп яшәүче яраткан әби, бабай. Аларның хезмәткә карашлары, бер-берсен аңлап яшәүләре, балаларга һәм кешеләргә карата мөнәсәбәтләре- бәхетле гаилә тормышының матур үрнәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International