2023 елның 8 июлендә Яр буе бистәсендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә Шәриповлар Илдус Мехаммат улы һәм Фәридә Минвагиз кызы гаиләсе чакырылган иде. Шәриповлар 2023 елда бергә яшәүнең 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Шәриповларның дус гаиләсе үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән һәм менә 30 ел инде аларның гаиләсендә мәхәббәт, татулык, ихласлылык һәм игелек хөкем сөрә. Гаилә ике тәрбиягә алган бала тәрбияли. Шәриповлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булды.