08 июльдә Россиядә иң гүзәл, матур бәйрәмнәрнең берсе - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәм ителә.
Гаилә - кешенең иң кыйммәтлесе, тормышыбызның нигезе һәм мәгънәсе, катлаулы, бай вакыйгаларда үз гаиләңдә ышанычлы таяныч табу бик мөһим.
Хабри Гариф улы һәм Капитолина Григорий кызы Зыятдиновлар да үз бәхетләрен саклыйлар һәм 2023 елда бергә яшәүнең 60 еллыгын билгеләп үтәләр. Аларның уртак озын гомерләренең сере мондый: «Кыенлыклардан курыкмаска, гаилә тормышы һәрвакыт бәйрәм була алмый бит. Шатлык кына түгел, проблемалар һәм бәла-казалар да бүлешә белергә кирәк».
Гаиләне Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сатдинов Данис Габделхарис улы, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зарипова Миләүшә Фатыйх кызы котлады. Юбилярларгна район башлыгының Рәхмәт хаты, бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды.