ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

       25 июнь көнне хезмәт ветераны Факия Латыйп кызы Миннеханова Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Иске Каразирек авылында  балалары, оныклары һәм авылдашлары  белән бергәләп 90-нчы туган көнен каршылады. Аны бу матур бәйрәме белән авыл җирлеге башкарма комитеты   хезмәткәрләре котлады һәм бүләк тапшырды.

Тантаналы рәвештә кияү кәләшкщ тәгъдим ясады. Унай жавап алгач, ярәшу йоласы буенча, никах көне сайланды. Ярәшү ахырында яшьләр никахларын теркәү өчен, гаризага кул куйдылар.


24
июнь, 2018 ел
якшәмбе

2018 нче елның 23 нче июнендә Чистай Никахлашу сараенда Маркушиннар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар. Нәкъ 50 ел элек алар бер-берсен ир һәм хатын дип атаганнар!

Александр  Петрович белән Зоя Егоровна -  Чистай муниципаль районының танылган хезмәтчәннәре һәм активистлары. Ләкин  хезмәт казанышлары аларның төп горурлыклары түгел, ә ике баласы һәм оныклары.


23
июнь, 2018 ел
шимбә

23 июнь көнне Бөгелмә районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2018 елның 200нче гаилә пары теркәлде. Алар - Юлия һәм Алексей Чернышевлар.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парга озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләп, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның котлау открыткасын тапшырдылар.

ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә, 23 июнь көнендә Шарапов Минәхмәт Вәли улы белән Әминә Шафик кызының язылышуларына 40 ел тулу уңае “Рубин туй”ларын билгеләп үтү тантанасы уздырылды. ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан юбилярларга күпләгән котлау сүзләре җиткерелде һәм юбилей таныклыгы тапшырылды. Юбилярлар шулай ук бу көннең истәлеге итеп, почет кенәгәсендә дә үзләренең имзаларын калдырдылар.

      2018 елның 23 июнендә Яр Чаллы шәһәрендә Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмне Башкарма комитет җитәкчесе Н.Г.Мәһдиев ачып җибәрде. Милли бәйрәмдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Шәһәренең ГХАТ Идарәсе белгечләре әлеге зур бәйрәмдә ел саен катнашалар.

      Сабантуй бәйрәме көнне, Тантаналар сараенда 39 пар никахларын теркәде.

      Бүген шәһәрдә Сабантуй көнендә, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Насифуллиннар гаиләсе 60-ел бергә бәхетле гаилә тормыш итүләрен билгеләп үтәләр! Һәм бигрәк тә шунысы игътибарга лаек, ул вакытта әле яшь Хәйдәр һәм Мәүдирә туйлары шулай ук Сабантуй көнендә - 23 июнь, 1958 нче елда узды!

2018 елның 23 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак гаиләләр өчен,  «Юнона» программасы буенча традицион шимбә дәресе узды.

23 июнь көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә булачак гаиләләр өчен,  туй инструктажы узды.


22
июнь, 2018 ел
җомга

Бу шатлыклы вакыйга Маннановлар Айрат Шамил улы һәм Альбина Ильдар кызы гаиләсендә булды. 12 июньдә аларның кызлыры һәм уллары туды. Алар гаиләдә икенче һәм өченче балалар. Өйдә аларны түземсезлек белән олы апалары Әмирә көтә.  Яңа туган сабыйларга  Азамат һәм Азалия исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән  гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International